Lyrics Су буенда учак - Ильсия Бадретдинова

Су буенда учак - Ильсия Бадретдинова
Song information On this page you can read the lyrics of the song Су буенда учак , by -Ильсия Бадретдинова
in the genreТатарская музыка
Release date:07.05.2021
Су буенда учак
Тып-тын калган төнге авыл,
Йоклый авыл, сүнгəн уты.
Кайттым сиңа еллар узгач,
Хəтер уйный, керми йокы.
Су буенда учак яна.
Кем кабызган ул учакны?
Төшсəм əгəр су буена,
Табармын күк балачакны.
Тыныч сулап йоклый авыл,
Йөрим төнге урамында.
Таныш сукмак, таныш кое —
Утсыз да мин күрəм монда.
Су буенда учак яна.
Кем кабызган ул учакны?
Төшсəм əгəр су буена,
Табармын күк балачакны.
Хəтерлəсəң, онытмасаң,
Мин башканы өмет итмим.
Ялантəпи урамыңда
Уйнап үскен балаң бит мин.
Су буенда учак яна.
Кем кабызган ул учакны?
Төшсəм əгəр су буена,
Табармын күк балачакны.

Share the lyrics:

Write what you think about the lyrics!

Other songs by the artist: